news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте

Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте
Фото: Кадыйр Гомәров, http://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов Иске Кади китапханәсенә китаплар бүләк итте. Тулаем 4 мең сумлык мондый 33 китапка бик сөенделәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Бездә халык китап укырга бик ярата. Классик әдәбият, хәзерге язучылар әсәрләре белән дә кызыксыналар. Безгә көтелмәгән бүләк ясаган якташыбызга бик зур рәхмәт», – диде китапханәче Рушания Гыйрфанова.

«Китап бүләк ит!» акциясе игълан ителгәч, Иске Кади китапханәсенә моңа кадәр 100 данәдән күбрәк китап китергәннәр. Бүген бүләк ителгәннәре укырга бик уңайлы, үзенчәлекле, алар кесә форматында, төрле авторларныкы.

Китапханәдә Гаилә елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап почмаклар булдырганнар. Бер урында якташ язучылар, шагыйрьләр әсәрләре урын алган. Дания Закирова, Галия Сафиуллина, Рушания Әхмәдуллина, Фәнис Нуретдинов һәм башкалар иҗаты белән кызыксынучылар күп биредә.

Тиздән киштәләрдә тагын бер басма булачак – Иске Кади тарихы турында яңа, инде икенче китапчыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot