Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы мәктәпләре үсентеләр сатып өстәмә керем ала
Чирмешән районының Ульяновка мәктәбе помидор, татлы борыч, чәчәк үсентеләр сатып өстәмә керем ала. Алар сыналган сортларны, үзләре әзерләгән орлыкларны февраль аенда ук туфракка чәчкән. Укучылар үсентеләрне сирәкләп тә утырткан. Бу хактка «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Петуния һәм татлы борычларны февраль урталарында ук чәчтек, ә помидор, кашкарый, сальвия, бәрхет чәчәген - бераз соңрак. Хәзер алар кабинетларның тәрәзә төпләрендә. Соңрак, көннәр җылыткач, үсентеләрне теплицага күчерәбез. Мәктәпнең өч метрга сигез метрлы һәм өч метрга алты метрлы ике теплицасы бар. Андагы туфракны кар сулары белән тукландыру өчен эчкә кар кертәбез» – диде әлеге эшләрне оештырып йөрүче технология укытучысы Елена Кузьмина.
Бу мәктәптә быел төрле сортлы 1000 төп петуния, 300 төп сальвия, 100 төп кашкарый һәм бәрхет гөле, 300 төп помидор, 200 төп татлы борыч утыртканнар. Үзләреннән арткан үсентеләрне, башка еллардагы кебек, сатарга планлаштыралар.
Иске Үтәмеш мәктәбендә язгы чәчүгә көздән үз әзерләнәләр. Үсентеләр чәчү өчен уңдырышлы туфрак алып кайтканнар.
«Без томатларның иртә өлгерә торган сортларына өстенлек бирәбез. Быел үсентеләр саны былтыргыдан беразга кимрәк, 200 төп помидор һәм 150 төп татлы борыч тартмаларга күчереп утыртылды, петунияләр дә шытты. Көннәр җылыткач, аларны теплицага күчерәбез. Аның бер өлешендә иртә өлгерә торган кәбестә рассадалары үстерәбез һәм сатуга чыгырабыз», - диде мәктәп директоры Миләүшә Шәйхетдинова.
Җыйнак кына теплицада помидор, татлы борыч, кыярга да урын җитә. Мәктәп бакчасындагы алма, слива, кура җиләге дә мул уңыш белән сөендерә. Яшелчәләр дә яхшы үсә. Бу эшләрдә техник хезмәткәрләр, укытучылар белән бергә укучылар да катнаша. Мәктәп ике ел рәттән, иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы өчен, сертификат белән бүләкләнгән. Аны һәм бюджеттан тыш акчаларны мәктәпкә кирәк-яраклар алуга тоталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз