news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Лашман мәктәбе укытучысы Эльбрус тавына менгән

Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең 64 яшьлек укытучысы Фаиз Билялов Европаның иң биек ноктасына – Эльбрус тавы түбәсенә менгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Лашман мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фаиз Билялов быел июль аенда Эльбрус тавына менү экспедициясендә катнашты.

12 июль көнне әлеге чара уңышлы тәмамланган: Европаның иң биек ноктасы саналган Эльбрусның көнбатыш биеклегенә (5642 м) менү рәсми рәвештә теркәлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot