news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Лашман мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов исеме бирелде

Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов (1941-2016) исеме бирелде.

«Лашман мәдәният йортында узган тантанада Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, район җитәкчесе Рамил Әйбәтов, артистның хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты», дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.

«Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрының йөзе булды. Ул катнашкан спектакльләр театрның алтын фондын тәшкил итә. Аның Хуҗа Насретдин, Гайфи бабай, Юныс хаҗи кебек образлары татар театры тарихында калачагына шигем юк, - дип чыгыш ясады Фәнис Мөсәгыйтов тантанада.

Фәнис Мөсәгыйтов Наил Шәйхетдинов исемен мәңгеләштерү эшен Тинчурин театры алга таба да дәвам иттерәчәген әйткән. Ул авыл мәдәният йортына Наил Шәйхетдинов иҗатына багышланган стенд бүләк иткән. Стенд белән авыл мәдәният йортына килгән һәркем таныша алачак..

Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова мәдәният йортында Наил Шәйхетдиновка багышланган фотокүргәзмә оештырды.

Шулай ук Лашман мәдәният йортында Чирмешән халкы Наил Шәйхетдиновның кызы – Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы 50 яшьлек юбилее белән котлаган.

  • Наил Шәйхетдинов 50 елдан артык Тинчурин театрында эшли, 200дән артык образ иҗат итә. Тинчурин театрында Наил Шәйхетдинованың соңгы роле – Шамил Фәрхетдиновның «Эх, алмагачлары» спектаклендә Салих бабай образы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100