Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы лагерьларында 700 бала ял итәчәк
Чирмешән районы лагерьларында 700 бала ял итәчәк. Җәйге каникул чорында «Кояшлы» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүрт сменасында 195 бала була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Беренче смена 10 июньдә ачыла, аңа 56 юллама бирелгән. Икенче смена да тулы. Лагерь яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер. Быел патриотик тәрбиягә күбрәк игътибар бирергә уйлыйбыз», - диде лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.
Икенче сменада, 4 июльдән 24 июльгә кадәр, 56 бала ял итәчәк. 28 июльдән 14 августка кадәр, өченче сменада 50 малай һәм кыз көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп уздырачак. Дүртенче – профиль сменада 33 спорт сөюче ял итә. Соңгы смена 18 августта башланып, бер атнага сузылачак.
13 мәктәптә көндезге лагерьлар эшли. Аларда смена 6 июньдә башлана. 485 укучы 21 көн ял итәчәк. Шуларның икесендә (Яңа Элмәле һәм Ивашкино мәктәпләрендә) хезмәт һәм ял лагере оештырыла. Аларда 45 бала ялларын эш белән аралаштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз