news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Лагерка авылы китабына мәгълүматларны 35 ел туплаганнар

Чирмешән районы Лагерка авылы китабына мәгълүматларны 35 ел туплаганнар
Фото: https://nashcheremshan.ru

300 елга якын тарихы булган Лагерка авылы турында «История села Лагерка» китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәтне Зоя Ларионова туплап бастырткан. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.

Майның беренче көннәрендә бу күләмле басманы халыкка тәкъдим итү чарасы узды. Лагеркалылар авыл клубына җыелып, бу уңайдан тантаналы чара оештырдылар. 100 данә тираж белән бастырылган тарихи хезмәткә хуҗалар тиз табылган.

«Әле китапханәдә эшләгән елларда ук авыл тарихын туплаган китап бастыру теләгем бар иде. Беренче мәгълүматларны 1990 елда җыя башладым. Бу эштә укытучылар да булышты, 35 елда байтак мәгълүмат тупланган, китапка кермәгәннәре дә калды. Басмада авылның барлыкка килгәннән алып, ягъни 1730 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр тарихы язылган. Китап бастыру чыгымнарын күтәрешергә Казанда яшәүче якташлар Галина Федотовна һәм Николай Прокопьевич Афанасьевлар булышты, рәхмәт аларга», – диде ул..

255 битле хезмәтнең 40 битентөрле тарихи фотолар тәшкил итә. Монда бик күп истәлекләр тупланган. Дистәләгән бүлекләрдән торган китаптан күпчелек лагеркалы үзен кызыксындырган сорауга җавап таба ала.

Бу район авыллары тарихлары тупланган 38нче китап булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot