Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы Кара Чишмә кызлары мәдрәсә лагеренда гарәп графикасын өйрәнгән
Чирмешән районы Кара Чишмә авылы мәчете мәдрәсәсендә 16-26 июньдә кызлар өчен лагерь эшләде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
18 кыз ун көн дәвамында уйный-уйный дин дәресләре өйрәнде, табигатькә экскурсиягә чыкты. Аларга мондый кызыклы ялны авыл мәчете белән Мәдинә Яруллина оештырган.
«Без балалар белән догалар, гарәп хәрефләре дә өйрәнәбез. Дөрес, ун көндә генә гарәпчә укырга, язарга өйрәнеп булмый, шулай да үткән елларда да безгә лагерьга йөрегән балалар бераз укый ала. Әле мәктәпкә укырга кермәгәннәре дә бар», - диде укытучы апалары.
Биредә балаларны тәмле ашлар, корбан итеннән әзерләнгән шулпа белән дә сыйлыйлар. Кызлар арасында шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайтканнары да байтак.
Мәчеттә малайлар өчен дә лагерь эшләячәк, аны июльдә оештырырга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз