news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Ивашкино мәктәбендә яшелчә үсентеләрен сату өчен үстерәләр

Чирмешән районы Ивашкино мәктәбендә яшелчә үсентеләрен сату өчен үстерәләр
Фото: http://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районы Ивашкино урта мәктәбе берничә ел теплицада үсентеләр үстереп сатуга чыгара һәм моннан шактый табыш та ала. Узган елны мәктәп, үзеннән арткан үсентеләрне сатып, 25 мең сум керемле булган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.

«Моннан тыш аларны ярминкәләр вакытында да байтак саттык. Үсентеләргә ихтыяҗ бар. Без туфракны көздән үк әзерлибез. Елдагыча быел да татлы борыч, помидор, чәчәк орлыкларын утырткан идек. Аннан соң ачы борыч сораучылар да булды, быел аны да үстерергә уйлыйбыз. Орлыкларны, нигездә, үзебез әзерлибез. Петунияне башка елларны да үстерә идек, быел аның яңа төрен – ампельный дигәнен дә чәчтек, орлыгын сатып алдык», - ди биология укытучысы, тәҗрибә участогы мөдире Наталья Яманова.

Үсентеләрнең бер өлешен инде күчереп тә утыртканнар, тартмалар саны көннән-көн арта бара. Алар монда һәр тәрәзә төбендә диярлек.

«Үсентеләрне тәрбияләүдә миңа агросыйныфта белем алучы укучылар булыша. Мондый сыйныфлар безнең мәктәптә генә бар», - ди Наталья Алексеевна.

Көннәр җылыта башлагач үсентеләрне зур теплицага (3 метры киңлектә 24 метр озынлыкта) күчереп утырталар. Сүз уңаеннан, мәктәпнең тәҗрибә участогы 30 сутыйдан артык мәйдан били.

Тәҗрибәле укытучы әйтүенчә, үсентеләрне дөрес тәрбияләү бик мөһим. Наталья Алексеевна аларга җылы су сибә һәм бер тапкыр булса да марганцовкалы су белән тукландыру үткәрә.

Фото: http://nashcheremshan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100