news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Ивашкино авылында мобилизацияләнгәннәр өчен йокы капчыклары тегәләр

Чирмешән районы Ивашкино авылында мобилизацияләнгәннәр өчен йокы капчыклары тегәләр
"Безнең Чирмешән"

Чирмешән районының Ивашкино авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән сугышчылар өчен йокы капчыклары тегә һәм окоп шәмнәре ясый, дип яза «Безнең Чирмешән» журналисты Марат Гомәров. Барлыгы 80 йокы капчыгы теккәннәр.

«Эченә кереп ятардай әлеге җылы капчыкларны тегү өчен материаллар сатып алуга акча җыюны Светлана Ильина оештырды. Мендәрләр әзер дә инде. Авылдашларыбыз 100 мең сумлап җыелган акчага йомшак сөлгеләр сатып алдылар, сиксәнләп пар йон оекбаш бәйләделәр», - дигән Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре окоп шәмнәре дә ясыйлар. Светлана Краснова моның өчен умарта балавызы алып килгән, дип яза газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot