Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы Иске Үтәмештә Авыл көне яңартылган мәдәният паркында булды
Чирмешән районы Иске Үтәмештә Авыл көне узды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Биредә бәйрәм оештырырга саллы сәбәп тә бар – Сабантуйлары уза торган паркны төзекләндергәннәр. Авыл көнен дә паркка керү юлында урнаштырылган тимер капкага бәйләгән ал лентаны кисүдән башлап җибәрделәр. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.
«Без төрле объектлар, парклар ача алабыз, ләкин анда халык йөрмәсә, аларның кирәге юк. Шуңа күрә бу мәйдан кирәк булсын, монда төрле күңелле чаралар үзсын, халык туган ягын сагынып кайтсын», - диде ул.
Мәдәният паркында зур сәхнә, тамашачылар өчен уңайлы эскәмияләр, бәдрәфләр дә ясаганнар.
«Әлеге паркка Касыйм Исмәгыйлов нигез салды, аннан соң минем абыем, XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән Рәис Мингулов биредә байтак эшләр башкарды, агачлар утырттырды, тирәсен әйләндереп алдырды. Һәм менә, ниһаять, минем хыялым да тормышка ашты, парк яңа төс алды, биредә уңайлыклар булдырылды. Моның өчен республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәт», - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.
Бәйрәм берничә өлештән торды. Бәйрәм оештыруга өлеш керткән авылдашларга, быел туган сабыйларның әти-әниләренә, махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләренә, авылның иң өлкән кешеләренә бүләкләр тараттылар.
Аннан соң мәйданда кызыклы уеннар оештырылды. Авыл үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк итте. Гомумән, бу көнне бәйрәм итәргә, күңел ачарга, очрашырга, сөйләшергә барлык мөмкинлекләр дә бар иде биредә.
Фото: © Гөлсирә Шәрифуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз