news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан хәрбиләргә «коры душ» ясап җибәргәннәр

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәгеләргә 300 данә «коры душ» ясап җибәргән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова язган.

«Социаль челтәрләрдә Арча районы волонтерларының госпитальдә куллану өчен кирәкле «коры душ» ясаганнарын күреп алдым. Аннан соң алар белән элемтәгә кереп, ясау технологиясен өйрәндек. Коры душ ясауны дәвам итәбез, моның өчен кирәкле әйберләребез бар әле. Хәрбиләребезгә күчтәнәч булсын дип, соңгыларының комплекты эченә конфет та куеп җибәрдек», - диде Иске Үтәмеш авыл китапханәсе мөдире Мәдинә Галимова.

Иске Үтәмеш халкы әлеге эшләргә акча җыюда бик актив. Авыл яшьләре, кайткан кунаклар да игелекле эшкә акча биреп калдыра. Финанс эшләрен авыл кибетчесе Римма Гыйльманова алып бара. Тупланган ярдәмгә кирәкле әйберләр сатып алып, мәдәният йортында окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре ясыйлар.

Искеүтәмешлеләр махсус хәрби операция зонасына азык-төлек, дарулар, кием-салым да сатып алып җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100