news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Иске Котыш комбайнчыларын флотча макарон белән сыйладылар

Чирмешән районы Иске Котыш комбайнчыларын флотча макарон белән сыйладылар
Фото: Марат Гомәров/https://nashcheremshan.ru

Хәрби диңгез флоты көнендә Чирмешән районы Иске Котыш авылында «Тепсуркаев В.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы басуыннан иген суктыручы комбайнчыларга флотча макарон да пешергәннәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

Әлеге хуҗалыкта көзге урып-җыю эшләрендә катнашучыларны әнә шулай төш вакытларында һәм кичен кырга ук килеп аш-су белән сыйлыйлар. Урактагылар өчен коры көннәрнең һәр минуты кадерле.

«Быел уңыш яхшы. Һава торышы гына бераз комачаулый, бөртек дымлырак. Ягулык белән проблема юк. Эшлисе килеп тора. Әле менә бүген төш вакытында шурпа һәм флотча макарон белән сыйладылар, пешерүчеләргә рәхмәт», - ди 25 ел комбайн иярләүче Александр Митякин.

«Тепсуркаев В.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәнис Мингулов сүзләренчә, хуҗалыкта игеннәрне дүрт АКРОС-550 комбайны белән суктыралар. Аларда сыналган механизаторлар: Александр Митякин, Александр Петрушков, Леонид Шехтуров, Евгений Оренбуров эшли.

«100-120 гектар көзге бодайны алдык, гектарыннан әлегә уртача 50 центнерга кадәр уңыш чыкты. Дымлылык көчле, шуңа күрә сайлап-сайлап кына эшлибез», - ди Фәнис.

Бу хуҗалыкта 1100 гектарда көзге бодай, 600 гектарда сабанашлык культуралары, 1000 гектарда көнбагыш игелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында игеннәрне барлыгы 27 мең 81 гектардан җыеп аласы. Бүген шуның 626 гектарыннан комбайннар узган, тиешленең 2,3 проценты. Уңдырышлылык – гектарыннан 43,3 центнер тәшкил итә. Уракка әлегә берничә хуҗалыкта гына керештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot