news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы башлыгы якташларына район газетасына язылу бүләк итте

Чирмешән районы башлыгы якташларына район газетасына язылу бүләк итте
Фото: https://nashcheremshan.ru

Чирмешән районы җитәкчесе Рамил Әйбәтов Өлкәннәр көне алдыннан ундүрт райондашына 2025 елның беренче яртыеллыгына «Безнең Чирмешән» район газетасына яздырды. Әлеге бүләкне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан тәм-томлы күчтәнәчләрнеулы райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинга үзе барып тапшырды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасында Марат Гомәров яза.

«Сугышта тынычлык яулаган, аннан соң илне торгызуга, халык хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезнең буынга бик зур рәхмәт», - диде район башлыгы, фронтовикны котлап.

18 яшендә сугышка китеп, Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән 98 яшьлек бабай зиһенле, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. Район яңалыкларын да «Безнең Чирмешән»нән укып бара икән. Аңа быелның декабрь аенда – 99, 2025 елда 100 яшь тулачак.

Рамил Әйбәтов киләсе елда 95 яшь тулачак 12 якташына, 100 яшь тулачак 2 әби-бабайга «Безнең Чирмешән»гә язылу бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100