Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы башлыгы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә киткән
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына чираттагы гуманитар ярдәм озатты. бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Монысында район башлыгы Рамил Айбатов үзе дә юлга кузгалды. Бу аның махсус хәрби операция зонасына алтынчы сәфәре. Аның белән бергә район финанс–бюджет палатасы рәисе Радик Харисов, Бәркәтә авыл җирлеге башлагы Ренат Сибгатуллин, «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, машина йөртүчеләр Василий Кузьмин, Ренат Гайнуллин да юлга кузгалдылар.
Якташларыбыз гуманитар ярдәм белән Донецк, Луганск республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә булырга планлаштыралар. «Форд – Транзит» автомобилен көндәлек кирәк-яраклар, генераторлар, антеналар, ачкычлар җыелмасы, төзелеш материаллары, шәхси гигиена әйберләре белән тутырганнар, шулай ук хәрбиләргә 30 данә азык-төлек тупланмасы да әзерләгәннәр.
Чирмешәннән әлеге юнәлештә тагын бер зур йөк машинасы юл тотачак. «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә чирмешәнлеләр Лисичанск шәһәренә агач материаллары, такта җибәрәчәкләр.
Гуманитар йөкне туплауга район кешеләре, аеруча шәхси эшмәкәрләр, 30га якын кеше, үз өлешен керткән. Бик зур рәхмәт аларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз