Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы Бәркәтә авылында өлкәннәр өчен лагерь эшли
Чирмешән районы Бәркәтә авылының мәдәният йортында өченче ел рәттән өлкәннәр өчен «Икенче сулыш» исемле лагерь эшли. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
«Быел безгә башка авыллардан да: Югары Кәминкәдән, Лашманнан, Туймәттән, хәтта район үзәгеннән дә килүчеләр бар. Бер атна дәвамында 34 кеше өчен төрле экскурсияләр, спорт фестивальләре, мастер-класслар оештырырга, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрергә ниятлибез», – диде әлеге проект җитәкчесе Альмир Жораев.
Икенче көнне биредә көзге уңыш фестивале узды. Якын тирәдә урнашкан татар авылларының вәкилләре бик матур күргәзмәләр оештырганнар. Бакчаларда үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр белән район җитәкчесе Рамил Әйбәтов та танышты.
«Ел саен 1 октябрь – Өлкәннәр көне алдыннан Бәркәтәдә шундый матур проект оештыралар. Ул елдан-ел колачларык уза, без аны киләчәктә дә саклап калырга тырышырбыз. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын, бакчалардан, кырлардан җыйган көзге уңышларыбызның рәхәтен күрергә язсын. Сезгә исәнлек телим, балаларгыз, оныкларыгыз сөендереп торсын», - диде ул.
Авылның әби-бабайларын бәйрәм белән районның Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да тәбрикләделәр, киләчәктә дә гел шундый позитив, актив булып калуларын теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз