news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы әбиләре махсус хәрби операциядәгеләргә оекбашлар бәйли

Чирмешән районы әбиләре махсус хәрби операциядәгеләргә оекбашлар бәйли
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән район Лагерка авылында хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Авылның Ветераннар советы рәисе Зоя Ларионова әйтүенчә, әлеге эштә бик күп кеше катнаша.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле, көз, кыш айларында авылдашлар белән бергә җыелышып, кич утырып, оекбашлар бәйләдек. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә бик күп булды. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, әлеге мәрхәмәтле эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт», – диде Зоя ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot