news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән музеенда ветераннарның кул эшләре күргәзмәсе эшли

Чирмешән музеенда ветераннарның кул эшләре күргәзмәсе эшли
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән музеенда яңа күргәзмә эшли. Биредә ветераннарының кул эшләре урын алган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

«Республиканың Ветераннар (пенсионерлар) советы «Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар» дигән бәйгене икенче ел рәттән игълан итә. Без мондый күргәзмәне узган елны да оештырган идек, Җюри җиңүчеләрне билгели, аннары аларның иҗат эшләре Казанда республикакүләм бәйге-күргәзмәдә бәяләнәчәк. Узган елны ике якташыбыз 3нче дәрәҗә Дипломнарга ия булдылар», - диде районның Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина.

Районда өлкәннәр арасында оста куллы кешеләр бик күп. Шуңа быел бәйгенең муниципаль этабын оештырырга булганнар. Күргәзмәгә районның бөтен авылларыннан да диярлек кул эшләрен китергәннәр.

Күргәзмәдә чиккән, бәйләгән, төрле материаллардан ясалган әйберләр, картиналар күрергә мөмкин.

Ветераннарның иҗат җимешләре белән район башлыгы Рамил Айбатов та танышты.

«Без ветераннарга ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин чынбарлыкта алар үзләре безгә булышып торалар. Олы яшьтәге якташларыбыз бик активлар, бик күп чаралар оештыралар. Форсаттан файдаланып, махсус операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм итүегез өчен дә рәхмәтемне җиткерәм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100