news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мемориаль үзәгенә 1898 елгы фотолар китергәннәр

Чирмешән мемориаль үзәгенә 1898 елгы фотолар китергәннәр
Кадрия Гамирова, Валентина Захарова

Быел Чирмешән мемориаль үзәге фонды 191 экспонатка күбәйгән. Үзәккә сугыш чоры фотоларын, солдатларның шәхси документларын һәм әйберләрен тапшырганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Экспонатларның иң кызыклылары Югары Кармалкадан Сметанниковлар гаиләсе биргән 1898 елгы фотолар, Советлар Союзы Герое Петр Курасановның парад мундиры, бертуган Правиловларның һәм Мингуловлар гаиләсенең сугыш чоры фотолары, кызылармиячеләрнең фронт кенәгәләре. Зәйдән эзтабарлар тапшырган совет солдаты каскасы да уникаль», - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.

Музейда барлыгы 2779 экспонат исәпләнә. Быелның узган алты аенда 2118 кеше, шул исәптән 936 бала да, экскурсиягә килгән.

«Ярты елда 28 экскурсия үткәрдек. Яшьләр һәм балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез. Экскурсияләрнең күпчелеге Бөек Ватан сугышында катнашкан, шушы чорда тылда фидакарь хезмәт куйган, яу кырларында һәлак булган якташларыбызга багышлана», – диде Валентина Захарова.

Үзәк хезмәткәрләре күргәзмәләрне дә еш оештыра. Әйтик, быел да инде алтыны үткәргәннәр. Араларында сугыш чорына кагылышлылары, районда билгеле булган аерым шәхесләргә багышланганнары да бар. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары хезмәтләреннән оештырылган күргәзмәләр, матур традициягә әверелеп, ел саен үткәрелә.

Мемориаль үзәк район үзәгендә оештырылган чараларда да актив катнаша. Пушкин картасы белән эшләүне дә уңышлы гамәлгә ашыралар. Гомумән, биредәге хезмәткәрләр балаларда, яшьләрдә һәм музейны карарга килүчеләрдә патриотик хисләр тәрбияләргә тырыша.

2022 елда мемориаль үзәк Россиянең «Мәдәният» федераль илкүләм проектында катнашкан һәм техник җиһазландыруга 123400 сум субсидия алган. Бүген шушы субсидия акчаларына махсус җиһазлар кайта башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100