news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган

Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган
Рамил Ибраһимов

Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган. Бу яктан быел иң өлгер Яшәүче, Тукай, Якты Тау авыллары халкының бакча уңышларын Әлмәт шәһәрендәге мәдрәсәдән һәм Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән килеп алганнар. Мәхәлләләрдә гошер җыю дәвам итә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Район халкы әлеге сәдаканы җыю буенча республика районнары арасында берничә ел рәттән алдынгы урынны алып килде, якташларыбызга бик зур рәхмәт. Үткән елларда барлыгы 50–60 тонна тирәсе бәрәңге, суган, кишер, кабак, кызыл чөгендер җыя идек», – ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

«Гошер ул - су сипмичә, яңгыр суы белән үстерелгән унышның уннан бер өлешен мохтаҗларга зәкят итү»!, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100