Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән мәшгульлек үзәге яңа һөнәргә бушлай укыта
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чирмешән мәшгульлек үзәге 76 эш урыны тәкъдим итә. Райондагы оешмалары төрле эшләр башкаручыларга мохтаҗ, бухгалтерларга да вакансияләр бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шулай ук баш агроном, зоотехник, инженер, ветеринария хезмәткәрләре кирәк, психологларга да эш тәкъдим итәләр.
Агымдагы елның алты аенда үзәккә 346 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 85се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. Бүген 37 кеше эшсез булып санала. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең аша укып, бушлай яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә бар, әйтик, быел 10 кеше сак хезмәткәренә укыды. Бу көннәрдә маникюр белгечлегенә төркем туплыйбыз», - ди үзәк белгече Фәридә Гайнетдинова.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында, дистанцион формада дүрт кеше – экскурсия үткәрүче, берәү аналитик белгечлеге ала. Үзәк маркетплейслар белән эшләү менеджеры әзерләү программасы буенча да түләүсез укуга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз