news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәшгульлек үзәге эш тапмаучыларга яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итә

Бүген Чирмешән районында иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, тракторчылар, шулай ук агрономнар, ветеринария табиплары һәм инженерлар. Эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ зур. Район оешмалары мәшгульлек үзәгенә 62 вакансия – эш урыны тәкъдим иткән. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Ел башыннан безгә 435 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 148е эш эзләп килде. Араларында пенсия алды яшендәгеләр дә, яшьләр дә бар. 71 эшсез кеше – 29 яшькә кадәрге. Эш эзләүчеләр булып теркәлгәннәрнең 60 проценттан күбрәге – 90 кеше эш тапты. Хәзер эшсез буларак 77 кеше исәптә тора. Күпчелек очракта мөстәкыйль рәвештә эш таба алмаучы гражданнар мөрәҗәгать итә», – диде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Фәридә Сәйфетдинова

Мәшгульлек үзәге быел, эш эзләп килгән, мөмкинлекләре чикле өч кешегә эшкә урнашырга булышкан. Районда хезмәт яшендәге физик мөмкинлекләре чикле 398 кеше исәпләнә, шуларның 24 процентының эш урыны бар.

Үз белгечлекләре буенча эш тапмаган гражданнар үзәк аша яңа һөнәр үзләштерә ала. 20 эшсез граждан төрле белгечлекләргә (маникюр, каравылчы, менеджер, системалы аналитик) укыган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100