news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәктәбе укучысына хәрбидән хат килгән

Чирмешән мәктәбе укучысына хәрбидән хат килгән
Фото: Альмир Жораев

Чирмешәннең 1нче урта мәктәбе укучысы Динә Мөхетдиновага махсус хәрби операциядә катнашучы солдаттан хат килгән. Дөресрәге, Динә язган хатка җавап җибәргәннәр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Чирмешән районы укучылары да «Солдатка хат» акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар юллаган. Әлеге чараны «Орион» яшьләр үзәгендә Волонтерлар үзәге җитәкчесе Венера Жораева башлангыч сыйныф укучылары белән оештырган. 2 нче сыйныф укучысы Динә дә мәктәптәге уңышлары турында язып җибәргән.

«Барыбыз исеменнән дә матур сүзләрең һәм теләкләрең өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, «5»ле билгеләренә генә укуыңны, спорт белән шөгыльләнүеңне телим», диелгән Динәгә килгән хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100