news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән лицеенда соңгы кыңгырау 20нче чыгарылыш өчен яңгырады

Чирмешән лицеенда соңгы кыңгырау 20нче чыгарылыш өчен яңгырады
Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән лицее үзенең 20нче юбилей чыгарылышы белән хушлашты. Бу көнне соңгы кыңгырау унберенче сыйныфны тәмамлаучы 17 укучы өчен яңгырады.

Ачык, кояшлы бу көнне лицей укучылары спорт мәйданчыгына җыелды һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхетле юл теләделәр. Аларга шигырьләр һәм җырлар багышланды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Лицей директоры Марат Могыйзов тантаналы линейка барышында әлеге сыйныфларны бик тырыш, тату, дип билгеләп үтте.

«Мәктәп белән саубуллашырга да вакытыгыз җитте. Бүген сез чыгарылыш сыйныф укучылары. Мөмкинлекләрегез күп. Егетләр һәм кызлар, сезгә кыю һәм тәвәккәл булырга, үз хыялларыгызга нык ышанырга һәм аның өчен көрәшергә телим. Сезгә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыругызны, үзегезгә ошаган һөнәр алыугызны телим. Бүген район табибларга, төзүчеләргә, укытучыларга бик мохтаҗ. Һәрберегезне уку йортын тәмамлаганнан соң туган районыбызда көтәбез», - диде тантаналы чарада катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов

Укытучылар, ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучыларына бары тик яхшы теләкләрен җиткерде, ә «юл чатында» торган егетләр һәм кызлар аларның өметләрен акларга вәгъдә итте.

Лицейда 34 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый һәм аларны да алда җитди сынаулар көтә.

«Соңгы кыңгырау»ны чыңлату хокукы чыгарылыш сыйныф укучылары Аяз Мостафинга һәм Азалия Җамалтдиновага бирелде.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары катнашындагы тантаналы линейкалар районның барлык мәктәпләрендә диярлек узды.

Бу уку елында район мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 72, ә 9 нчы сыйныфны 234 укучы тәмамлый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100