news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән лицее хәйрия ярминкәсе уздырырга җыена

Чирмешән лицее укучылары, әти-әниләре һәм педагоглары Кәрван сарае сәүдә үзәге мәйданында чираттагы «Игелек ярминкәсе» оештыра. Бу ярминкә 17 мартта, якшәмбе көнне була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Сатылачак товарның ассортименты төрле: камыр ризыклары, азык-төлек, кайнатмалар, салатлар, йомшак уенчыклар, бижутерия һәм башка күп нәрсәләр.

Продукцияне сатудан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак.

Чирмешән районында хәйрия ярминкәсе уздыру матур традициягә әверелде, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot