news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән лицее укытучысы грант откан

Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Камалова «Безнең яңа укытучы» дигән грант откан. Яшь педагогның беренче өч елында хезмәт хакына айга 10 мең сум акча өстәләчәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурста катнашу өчен 500дән күбрәк яшь укытучы гариза биргән, аны 200 кеше откан.

Грантның максаты – кадрлар кытлыгын бетерү, перспективалы педагогларга ярдәм күрсәтү, аларның һөнәри үсешенә мотивация булдыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot