news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән лицее игелек ярминкәсендә 200 мең сумлык товар саткан

Чирмешән лицее игелек ярминкәсендә 200 мең сумлык товар саткан

Чирмешән лицее мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен игелек ярминкәсе оештырды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге акциядә укытучылар, әти-әниләр дә актив катнашты. Ярминкәгә кем ничек булдыра ала, шуны алып килгән. Кемдер камыр ризыгы пешергән, теккән, чиккән, тозлаган, консервлаган. Товарларның күбесе төрелгән, бизәлгән, этикеткаларына кадәр ябыштырылган, бәясе күрсәтелгән.

«Чәчәкләремне, помидор үсентеләрен иртүк алдылар. Барыбыз бергә катнашкач, бу чара яхшы, ансат уза. Дөрес, борчылдык та», - ди лицей укучысы Әмир Бикбовның әнисе Альбина

Любовь Гафурова монда үзләренә кирәк байтак әйбер тапкан: мунча себеркесе, кәбестә үсентеләре, кура җиләге вареньесы, хәтта иван-чәй дә алган.

Лицей директоры Марат Могыйзов әти-әниләргә аеруча рәхмәтле, алар ярминкәдә бик актив катнаша, бердәм булуларын раслыйлар. Укучылар ясаган эшләнмәләр дә бар.

Лицейлылар ярминкәсен район башлыгы Рамил Айбатов та кызыксынып карады, югары бәя бирде.

Шулай итеп, игелек ярминкәсендә 201 мең сумлык товар сатылган икән. Бу акча Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк. Элеккеге ике ярминкәдә тулаем 180 мең сум акча кергән.

Сүз уңаеннан, биредә товар сатып алган кайбер чирмешәнлеләр аларны «игелек өстәле»нә куйган. Бу продукция дә хәрби операция зонасына озатыла.

 

 

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/cirmesan-licee-igelek-iarminkasenda-201-men-sumlyk-tovar-satty

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100