Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән кызы Эльвина Әфләтунова «Татар кызы-2026» бәйгесенең ярымфиналына үтте

Чирмешән районының Кармыш авылы кызы Эльвина Әфләтунова «Татар кызы-2026» республикакүләм матурлык һәм талант конкурсының ярымфиналына узды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Бәйгенең зона турында якташыбыз Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнары кызлары белән көч сынашты.
Әлмәт медицина көллиятендә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерүче кыз сәхнәдә үзен бик тыныч тотты, барлык биремнәрне осталык белән үтәде. Иң элек кызлар үзләре белән таныштырды. Эльвина иҗади бәйгедә җыр башкарды, интеллектуаль бәйге сорауларында да югалып калмады. Аш-су бәйгесендә безнең якларда гына әзерләнә торган юка җәймә тәкъдим итте һәм аны пешерергә өйрәтте. Кыскасы, киләчәктә укуын дәвам итеп, табиб булырга теләүче кыз бик яхшы чыгыш ясап беренче булды. Ул район данын Казанда яклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз