news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачылды

Узган ял көннәрендә Татарстанда Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачу тантаналары булды.

Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында, моңа кадәр хезмәт иткән мәчет бинасы яраксыз хәлгә килгәч, халыкның һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән яңа мәчет бинасы төзелде. Гыйбадәт йортына «Әкълимә» исеме бирелде. Мәчет төзелеше моннан дүрт элек башлана. Бинаны Чирмешән ягыннан авылга керүче юл уңаенда, революциягә кадәр авылда эшләгән элекке мәчет урынында төзеделәр. Аны сафка бастыруда шушы авылда яшәгән мәрхүм Әкълимә апаның уллары – Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар зур өлеш кертә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчеттә барлык уңайлыклар тудырылган, беренче катта зур гыйбадәт залы, подвал өлешендә укулар, мәҗлесләр үткәрү өчен бүлмәләр, тәһарәтханә бар. Чирмешән мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта 23 мәчет эшли.

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында моңа кадәр мәчет булмаган, авыл халкы җомга намазларына күрше-тирә авылларга йөрергә мәҗбүр булган. Алар бергә җыелып, киңәшеп, 2021 елның 1 маенда мәчет салырга керешәләр. Бу эшләрне иганәче Ринас Шәфигуллин башлап йөри. Төзелеш эшләрен дә авыл халкы үзе башкара. Яңа мәчеткә шушы авылга 1922-1923 елларда нигез салучы, совет чорында мулла вазифаларын башкарган Шәһит Галимов хөрмәтенә «Шәһит» исеме бирелде. Хәзерге вакытта бу авылда 15 йортта 46 кеше яши.

«Шәһит» мәчете 40-50 кеше сыйдырышлы итеп агачтан салынды. Тәһарәтханәсе һәм аш бүлмәсе, уку классы бар. Тиздән яңа мәчеттә дин-әхлак дәресләрен башлап җибәрү ниятләнә. Имам вазифаларын Илгиз хәзрәт Гобәйдуллин алып бара. Хәзерге вакытта, Яңа Әнҗерә авылында «Шәһит» мәчете ачылганнан соң, Әлки мөхтәсибәтендә мәчетләр саны 31гә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100