Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән эшмәкәре махсус хәрби операциядәгеләргә инструментлар һәм запас частьлар җибәрә
Чирмешәндә шәхси эшмәкәр Зәкәрия Гайфетдиновның фоторәсеме район үзәгендәге Мактау тактасында урын алды һәм бу юкка гына түгел. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк туплауда аның өлеше зур. Ул егетләргә нинди ярдәм кирәк, барын да бирә. Эшмәкәр җибәргән электр генераторлары, электр пычкылары, шөреп боргычлар, аларга кирәкле запас частьләр хәрбиләргә бик кирәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
«Мин моны йөрәк кушуы буенча эшлим, бирәсе килә, батыр егетләргә бернәрсә дә жәл түгел. Алар бит гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең иминлегебезне яклап көрәшә, алар хакында без монда тынычлыкта яшибез. Тиз арада җиңү белән, исән-сау кайтуларын телим», - диде юмарт эшмәкәр.
Якташыбыз юмарт булса да, бик тыйнак кеше. Быел аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү чарасына чакырган, тик ул анда бара гына алмаган.
Эшмәкәр махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбигә әле шул көннәрдә генә тагын бер генератор һәм башка кирәкле әйберләр биреп җибәргән.
«Гуманитар ярдәм җыйганда Зәкәрия Сәйфетдин улына гел мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, берни дә кызганмый. Әле ул үзе биргән электр җиһазларына кирәкле запас частьләрен дә куеп җибәрә», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз