news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән делегациясе Мөслимнең төзекләндерү һәм яшелләндерү тәҗрибәсе белән танышты

Мөслимдә Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин районның төзекләндерү, яшелләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты, кунакларны Мөслим белән таныштырды.

Экскурсия барышында делегация белән Россиякүләм "Бер минутлык тынлык" акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар искә алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot