news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән башлыгы Фердинант Дәүләтшин: Фатих Сибагатуллин авыл хуҗалыгына карашны үзгәртте

Чирмешән башлыгы Фердинант Дәүләтшин: Фатих Сибагатуллин авыл хуҗалыгына карашны үзгәртте
Фатих Сибагатуллин, "Татар-информ" архивы

Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин Фатих Сибагатулллин авыл хуҗалыгында терлекчелеккә, үсемлекчелеккә карашны үзгәртте дип саный.

«Фатих Сибагатуллин республикабызның зур, көчле, легендар шәхесе буларак истә калды. Авыл хуҗалыгында терлекчелек, үсемлекчелек һ.б. өлкәләргә карашны үзгәртте. Марат Готыф улы Әхмәтов аның эшен лаеклы рәвештә дәвам итте. Авыл хуҗалыгы идарәсендә 1997-1999 елларда бергә эшләдек. Мин аның зур мәктәбе аша уздым дип әйтә алам. Һәрчак рәхмәтле булып калам. Кеше һәм җитәкче буларак кешелекле иде. Гади кешеләргә дә ярдәм итеп яшәде», – диде ул.

  • Сәясәтче, депутат, җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллин бүген төнлә вафат булды. Хушлашу мәрасиме иртәгә шимбә көнне, 25 июньдә, 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак. Фатих Сибагатуллин Арча районының Апаз авылында сәгать 11дә җирләнәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100