news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең яшь белгече 1 миллион сум премия отты

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе концертмейстеры Диләрә Шәйдуллина «Авыл мәдәният хезмәткәре» республика бәйгесендә җиңде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Өстәмә белем бирү мәктәбе укытучысы 1 миллион сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

Диләрә Илфат кызы үзе дә Чирмешән сәнгать мәктәбенең фортепьяно бүлегендә укыган. Быел Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган кыз бирегә эшкә кайтты. Якташыбыз мәктәптә дә, уку йортында һөнәр үзләштергәндә дә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Менә шушы уңышлары аңа бәйгедә җиңәргә ярдәм иткән дә.

Әлеге премияне откан яшь белгеч авыл җирендә биш ел эшләргә тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot