news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы игълан ителде

Драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы» конкурсы игълан ителде. Гаризалар 2024 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче әсәрләр 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Җиңүче авторлар акчалата I, II һәм III урыннар өчен премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Пьесалар конкурска Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт адресы белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында.кабул ителә.

«Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы Комиссиясе рәисе – Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot