Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чираттагы «Дуслык тәпие» акциясендә казанлылар приюттан өч этне өйләренә алды
Бүген Фучик урамындагы бульварда узган «Дуслык тәпие» хәйрия акциясендә казанлылар приюттан өч этне өйләренә алды. Моннан тыш, калада яшәүчеләр эт приютына 80 килограмм ризык һәм 8 мең сум акча бирде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Шунысын да искәртик: «Татар-информ» агентлыгы казанлыларның ел башыннан 260 этне (шул исәптән унбишен – шушындый акцияләрдә) приюттан алуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Шул рәвешле, бүген аларның саны 263кә җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз