news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чир йоктырмас өчен, табиб кыргый керпеләргә кагылмаска киңәш итте

Җәен кыргый керпене очрату ихтималы арта, һәм әлеге җәнлекләр кешеләрдә кызыксыну уятса да, аларга кагылу кеше сәламәтлеге, хәтта тормышы өчен куркыныч тудыра. Медицина фәннәре кандидаты, «Гемотест» лабораториясе табиб-эксперты Екатерина Кашух шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Беренчедән, җәнлекне сыйпаган чагында талпан кадалырга мөмкин. Әлеге үрмәкүчсыманнар талпан энцефалиты, боррелиоз, эрлихиоз кебек куркыныч инфекцияләр тарата. Урман бете кадалган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ачыклык кертте белгеч.

Икенчедән, энәсенә кадалып, җәнлекнең үзеннән чир йоктырырга мөмкин. Шул рәвешле, трихофития (тимрәү) эләктерү куркынычы бар. Моннан тыш, керпеләр сальмонеллез авыруын һәм Кырым геморрагик бизгәген дә тарата, дип искәртте табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot