news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбенең Нагайбәк районы коллективлары Татарстандагы «Питрау»га чират буенча килә

Чиләбенең Нагайбәк районы коллективлары Татарстандагы «Питрау»га чират буенча килә
http://tuganaylar.ru

Чиләбе нагайбәкләренең фольклор коллективлары Татарстанда уздырыла торган «Питрау-2022» керәшен мәдәнияте республика фестиваленә килүне чиратка салган. Бу турыда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә сөйләделәр.

«Чиләбе өлкәсендә фольклор коллективлар күп һәм алар Татарстанга үзләре билгеләгән чират буенча килә. Алар өчен Җөринең «Тырлау» аланында уза торган фестивальдә катнашу үзенә күрә бер дәрәҗә», – дип сөйләделәр үзәктә.

Чиләбенең Нагайбәк районы коллективлары 2006 еллардан бирле Татарстандагы «Питрау»да катнаша. Былтыр районда көчле янгыннар булу сәбәпле, републикага Нагайбәк районы урынына Чибәркүл районы керәшеннәре килгән булган. Оештыручылар быел ике районның да коллективларын чакырырга ниятли.

«Питрау» быел 23 тапкыр үтәчәк. Элегрәк Чәчәк бәйрәме дип аталган бу көн керәшеннәрдә ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне булган. Питрау –  Зәй районының Сарсаз-Багряж, Кукмара районының Кече Чура, Сарман районының Ләке, Мамадыш районының Албай, Тукай районының Мәләкәс авыллары кебек авылларның престол бәйрәме санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100