news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедән Мәскәүгә юл тоткан самолет Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган

Бүген иртәнге бишләр тирәсендә Чиләбедән Мәскәүгә юл тоткан очкыч, бер пассажирның хәле начараю сәбәпле, Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропортының матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.

«Самолетта 169 пассажир булган, ул аэропортка исән-имин төшеп утырган. Пассажирны Казан шәһәрендәге бер хастаханәгә озатканнар», - диде Гадел Гатауллин.

Иртәнге алтылар тирәсендә һава судносы маршрут буенча хәрәкәтен дәвам иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot