Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә балалар бәйгесе узды
6 февраль көнне Чиләбе шәһәрендә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәктә 40тан артык бала «Мин намаз укырга яратам» бәйгесендә катнашты. Бәйге «Исра вә Миграҗ» мөбарәк төне хөрмәтенә оештырылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр бәйгесе Көньяк Урал халыкларында традицион ислам кыйммәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буында дингә мәхәббәт, намаз һәм Коръән укуга кызыксыну тәрбияләү максатларында үткәрелде.
Балаларны күренекле дин белгече Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабына нигезләнеп бәяләгән. Балалар тәһарәт алу, азан һәм намаз уку тәртибен күрсәтте, шулай ук теоретик сорауларга җавап бирде. Призлы урыннарны алган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Ахырда бәйрәм табыны булды. «Юл» мөселманнар җирле мөселман оешмасы рәисе Раул Төхвәтуллин мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки намаз уку һәм тәһарәт алуны дөрес башкару һәр мөселманның бурычы булып тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз