news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә язучы Әхмәт Рәфыйковның «Сагынырсыз әле...» дигән китабын тәкъдим иттеләр

Чиләбедә язучы Әхмәт Рәфыйковның «Сагынырсыз әле...» дигән китабын тәкъдим иттеләр
Фото: tatar-congress.org

13 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең фәнни китапханәсендә урал шагыйре, фронтовик язучы һәм журналист Әхмәт Рәфыйковның «Сагынырсыз әле…» дигән китабын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыентыкка ике повесть һәм 16 хикәя тупланган. Әсәрләрдә ихлас дуслык һәм туган як матурлыгы тасвирлана.

Әлеге китапның басылып чыгу тарихы да бар. Язучының кызы Әлфия Василькова әтисенең бастырылмаган кулъязмаларын таба һәм Чиләбе өлкәсенең Татар конгрессына илтеп тапшыра.

«Беренче юлларын укуга ук, әлеге китапның басылып чыгарга лаек булуын аңладым», – дип сөйләгән конгресс рәисе Лена Колесникова.

Китапны рәсми тәкъдим итү Әхмәт Рәфыйковның 108 еллыгына багышланган. Чараны китаптагы бер әсәр өзеге буенча театральләштерелгән куелыш белән ачтылар.

Китапны тәкъдим итүдә Чиләбе өлкәсенең Җәмәгатьчелек элемтәсе идарәче җитәкчесе Дмитрий Семенов, «Чиләбе өлкәсенең берләштерелгән дәүләт архивы» директоры урынбасары Николай Антипин һәм язучының гаилә әгъзалары катнашты.

Авторның иҗади мирасын саклауның мөһимлеге турындагы гомуми фикерне раслап, Әхмәт Рәфыйковның оныкчыгы Дмитрий Васильков «Сагынырсыз әле» хикәяләре белән танышудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot