news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә яшьтәшләренә һөҗүм иткән укучы мәктәпкә пычак, чүкеч һәм пистолет алып килгән

Чиләбедә яшьтәшләренә һәм укытучыга һөҗүм иткән үсмер мәктәпкә пычак, чүкеч һәм пистолет алып килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, җиденче сыйныф укучысы мәктәпкә пычак, чүкеч һәм пистолет алып килгән, химия кабинетына кергән һәм сыйныфташларына чүкеч белән суга башлаган. Ул шулай ук пистолетның төре ачыклануын, өч укучының яралануын билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, бүген иртән Чиләбенең 68нче мәктәбендә бер укучы балаларга һәм педагогларга чүкеч белән ташланган. 13 яшьлек үсмерләрнең өчесе – ике кыз һәм бер малай, шулай ук бер укытучыны беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң хастаханәгә озатканнар, хәзерге вакытта аларның хәле тотрыклы. Һөҗүм итүчене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100