news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә «Тукай мәхәббәтенең биш мизгеле» дип аталган бәйрәм концерты була

29 майда 18:00 сәгатьтә Чиләбе шәһәре Балалар филармониясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итте.

Мәдәни программа татар халкының милли мирасын, әдәбиятын, телен, гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклауны, татар әдәбиятының бөек улы – Габдулла Тукайның иҗатын мәңгеләштерүне максат итеп куя. Концертта татар көйләре, җырлары һәм биюләре тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм чарасында Чиләбе өлкәсе иҗат коллективлары һәм башкаручылары белән беррәттән Татарстанның атказанган артистлары да чыгыш ясаячак:

  • Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Дамир Сафин, Гүзәлия Шәяхмәтова;
  • «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре финалистлары;
  • «Без бергә» балалар татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы катнашучылары;
  • «Айгөл» халык бию ансамбле һәм «Ярче» бию театры.

news_right_1
news_right_2
news_bot