Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбедә «Татарча диктант» акциясе узачак
8 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Чиләбе шәһәрендәге Шәехзадә Бабич исемендәге китапханәдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Чара җәйге каникуллардан соң Чиләбе өлкәсенең татар телендә аралашу клубы эшчәнлеген яңадан башлап җибәрәчәк.
Катнашучылар татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә, милләттәшләребез белән очраша һәм яңа дуслар таба алачак. Кунакларны җылы аралашу, фикер алышу һәм киләсе сезонда узачак кызыклы проектлар белән танышу көтә, диелә хәбәрдә.
Милли-мәдәни автономия туган телен сакларга һәм үстерергә омтылучыларны көтеп кала. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь чикләре юк.
Фото: Чиләбе өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз