news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Татар мәдәнияте көненә багышланган концерт узачак

25 октябрьдә Чиләбе шәһәрендә Татар мәдәнияте көне уңаеннан концерт уза. Быел чара Гаилә елына багышланган, төп тема итеп татар гаиләсе сайланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Программада түбәндәгеләр көтелә:

  • татар халкының тарихы, музыкасы, гореф-гадәтләре һәм традицияләрен берләштергән театральләштерелгән куелыш;
  • милли костюмнар, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе;
  • татар орнаменты буенча мастер-класс;
  • интерактив уен.

Чара 18:00 сәгатьтә Чиләбе шәһәре Балалар филармониясендә (Солнечная урамы, 5 йорт) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot