news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә татар мәдәниятенә багышланган экскурсия маршруты оештырганнар

«Экскурсияне Чиләбегә нигез салучылар һәйкәленнән башларга булдык. Ул һәйкәлнең берсе тарихи шәхес – татар морзасы Алексей Тәфкилев белән бәйле», - дигән Елена Захарова.

Чиләбедә татар мәдәнияте белән бәйле урыннар кергән экскурсия эшләячәк. Тематик экскурсия проектын экскурсоводлар клубы әгъзасы Елена Захарова алып бара. Бу хакта «Вечерний Челябинск» порталы хәбәр итә.

«Чиләбе өлкәсендә этник татарлар яшәгән урыннар күп. Чиләбе шәһәрендә дә шундый урыннар бар. Мәсәлән, шәһәр үзәгендә узган гасырда татар сәүдәгәрләре төзеткән элеккеге сәүдә йортлары биналары сакланган. Көньяк Уралда татарлар арасында бай сәүдәгәрләр күп булган, шул исәптән миллионерлар да. Хезмәт урамында урнашкан Яушевлар сәүдәгәрләре төзеткән бина барыбызга да билгеле», - дип сөйләгән Елена Захарова.

Елена Захарова экскурсоводның эшчәнлегенә дә аңлатма биргән. «Иң элек маршрут темасы сайлана. Аннары конкрет темага бәйләргә мөмкин булган объектларны сайлыйбыз. Без экскурсияне Чиләбегә нигез салучылар һәйкәленнән башларга булдык. Ул һәйкәлнең берсе тарихи шәхес – Алексей Тәфкилев белән бәйле. Нәкъ менә ул Чиләбе ныгытмасын төзү өчен урын сайлаган. Тәфкилев татар морзасы булган», - дигән ул.

Экскурсиянең соңгы ноктасы итеп, татарларны берләштерә торган урын - Шәехзадә Бабич исемендәге өлкә китапханәсен сайлаганнар. «Экскурсия җәяүлеләр өчен булыр дип уйлыйбыз, чөнки без сайлаган объектлар бер-берсеннән ерак түгел урнашкан. Экскурсия якынча ике сәгать барачак», - дип сөйләгән экскурсоводлар клубы әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100