news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә «Татар гаиләсе» өлкә конкурсы уза

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе» өлкә конкурсы уза. Анда Кунашак районыннан Габбасовлар гаиләсе «Пар канатлар» номинациясендә катнаша.

Лилия белән Рафаэль 50 ел бергә гомер итә. Аларның өч уллары һәм алты оныклары бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар безнең горурлыгыбыз», - дип соклана оныкларына бәйгедә катнашучылар. Алар оныкларына татар мәдәнияте турында белгәннәрен сөйли, бишенче буынга кадәр ата-бабаларын беләләр.

Бу гаиләдә татарча укыйлар һәм җырлыйлар. Барысы бергә милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot