news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Шәехзада Бабич исемендәге Башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе ачылды

21 февраль көнне Чиләбедә капиталь ремонттан соң Шәехзада Бабич исемендәге Башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та катнашты.

Тантаналы ачылышта шулай ук Чиләбе шәһәре башлыгы Алексей Лошкин, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов, иҗтимагый оешмалар лидерлары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Бу үзенчәлекле көн чын китап мәдәнияте һәм төбәкләр арасында дуслык бәйрәменә әверелде. Яңартылган киңлек интеллектуаль ял итү һәм төрле чаралар үткәрү өчен заманча урын булды. Бирегә килүчеләр мәдәни мирас белән таныша алачак», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot