news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә Рәсүлев исемендәге дини үзәктә кызлар өчен Ураза бәйрәме булган

Чиләбе шәһәрендә Зөйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини үзәк кызлар өчен Ураза бәйрәме оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь мөслимәләр шигырь укыды, әсәр куйды, нәшид башкарды. Шулай ук алар викторинада һәм төрле конкурсларда кызыксынып катнашты.

«Бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм азагында балаларны татлы торт белән сыйладылар. Балалар белән олылар – аларның ата-аналары, чараны оештыручылар да уңай хисләр кичерде», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100