news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә Оксана Ильюпның «ТӘРҖЕМӘСЕЗ» дип аталган поэтик перформансы узды

Чиләбедә Оксана Ильюпның «ТӘРҖЕМӘСЕЗ» дип аталган поэтик перформансы узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Чиләбенең «STEKLO» арт-киңлегендә Оксана Ильюпның «ТӘРҖЕМӘСЕЗ» дип аталган билингваль поэтик перформансы узды. Бу чара гади шигырь кичәсе генә түгел, ә ике мәдәният – татар һәм рус телләренең, авыл җанлылыгы белән шәһәр мохитенең заманча синтезына әверелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кичәнең төп үзенчәлеге – тел чикләрен бетерү иде. Зур сәнәгать шәһәре мохитендә татар сүзе русча мәгънәләр белән үрелеп яңгырады. Телебезне бөтенләй белмәгән яки әдәби телне яхшы аңламаган тамашачылар да авторның уйларына, әсәрләрнең асылына төшенде.

Перформансның музыкаль бизәлеше дә татар моңын бөтенләй яңа яссылыкта ачты: традицион кубыз, башкорт курае һәм нәфис яңгырашлы татар курае заманча этно-джаз, саксофон, ханг һәм акустик гитара аккомпанементы белән кушылып, үзенчәлекле саунд-дизайн тудырды.

Камералы мохит, шәмнәр яктысы, винтаж стиле һәм кайнар чәй эчеп аралашу – залдагы тамашачыларны бер олы гаилә итеп берләштерде.

Бүгенге заманда мәдәният – ул күңел ачу чарасы гына түгел. Бу кичә тамашачыга рухи терәк, тынычлык һәм бердәмлек хисен бирергә сәләтле заманча татар сыйфатлы иҗат барлыгын күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot