news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбедә «Нәни тамчылар», «Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар», «Яз чәчәкләре» бәйгеләре була

Чиләбе өлкәсендә балалар өчен милли проектларында катнашуга гаризалар кабул ителә. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

«Кадерле дуслар! 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны «Нәни тамчылар», «Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар», «Яз чәчәкләре» һәм «Шаян батырлар» бәйгеләрендә катнашырга чакырабыз! Безнең конкурслар ул – үзеңне күрсәтү; татар милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре дөньясы белән танышу; татар теленә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту; яңа дуслар табу һәм үзеңне бердәм, тупланган халыкның бер өлеше итеп тою; онытылмас хис-кичерешләр алу мөмкинлеге», диелә хәбәрдә.

Анкета тутырып, аны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының электрон почтасына (congresstatar174@mail.ru) җибәрергә кирәк. Гаризалар 2024 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot