news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә мөселманнар арасында квиз-викторина һәм спорт ярышлары узган

Чиләбе шәһәрендә З.Рәсүлев исемендәге Дини үзәктә Изге Рамазан ае тәмамлануы уңаеннан ике чара үткәргәннәр – Ислам нигезләрен белү буенча квиз-викторина һәм өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында күп төрле спорт ярышы. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы сайтында хәбәр итәләр.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән спорт мастеры, «Юл» мөселманнар җирле дини оешмасы рәисе Рәүл Төхвәтуллин чыгыш ясаган. Ул конкурста һәм ярышларда катнашучыларга намуслы һәм компромиссыз көрәш теләгән. Ул шулай ук сәламәт конкуренция хәзерге Россия җәмгыятенең уңышлы үсеше өчен кирәкле шарт булуын билгеләп үткән.

Викторина Рамазан аена багышланган. Җиңүчеләр зирәклелек һәм Мөхәммәт пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) чорындагы тарихи вакыйгаларны белү белән аерылып торган. Катнашучылар арасыннан Ильяс Зарипов иң яхшысы булган.

Спорт ярышларында катнашучылар өч авырлык категориясендә көч сынашкан – 70 килограммга кадәр, 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан артык. Алар түбәндәге күнегү төрләре буенча ярышкан: герләр белән трастерлар, ятып штанга күтәрү, утырып гер күтәрү, перекладинада тартылу һәм борыларда тартылу.

Хәсәнов Марсель (70 килограммга кадәр), Рәҗәбов Мөхәммәт (85 килограммга кадәр), Гиматов Альфред (Абдул`алим) (85 килограммнан артык) өлкәннәр арасында үз категорияләрендә җиңүчеләр булган. Яшь мөселманнар арасында Гасанов Гомәр җиңүче итеп билгеләнгән.

Җиңүчеләргә һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Чараны оештыручылар спорт ярышларының даими спонсоры - «Стройтехимпорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Адамов Адам Магометовичка рәхмәт сүзләрен белдерә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100